Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар дача амнистиясеннән 800 мең тапкыр диярлек файдаланган
Бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен тагын биш елга – 2026 елга кадәр озайтырга ниятлиләр.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда дача амнистиясе гамәлдә булган чорда гадиләштерелгән тәртиптә 800 меңгә якын күчемсез милек объекты теркәлгән. Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Галина Гончарова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«2006 елдан бирле Татарстанда дача амнистиясе буенча 800 меңгә якын объект рәсмиләштерелгән», - диде Гончарова.
Дача амнистиясе буенча күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен техник план төзү максатыннан теләсә кайсы кадастр инженерына, шуннан соң Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә һәм 350 сум күләмендәге дәүләт пошлинасы түләргә кирәк, дип искәртте эксперт.
Дача амнистиясе тәмамланганнан соң бакчадагы җир кишәрлегендә төзелгән торак яки бакча йортына хокукны теркәү өчен милекчегә төзелеш эшләренең башлануы һәм төгәлләнүе турында җирле үзидарә органына хәбәр итәргә туры киләчәк, дип билгеләп үттеләр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә.
Гончарова сүзләренчә, татарстанлыларның дача амнистиясе буенча бакча һәм торак йортларын рәсмиләштерү өчен бер елдан азрак (2021 елның мартына кадәр) вакыты калды. Әмма күптән түген РФ Дәүләт Думасына аны 2026 елның 1 мартына кадәр озайтуны күздә тоткан закон проекты тапшырдылар. Дача амнистиясе гамәлдә булган 14 елга якын вакыт эчендә Россия гражданнары 13 миллионнан артык объектны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз