news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар татарстанлыларны яңгыр һәм боз явачагы хакында кисәтте

Иртәгә җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Синоптиклар татарстанлыларны яңгыр һәм боз явачагы хакында кисәтте

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 31 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә янә һава шартлары бозыла. Урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы иртәгә көндез һәм кич начараер дип көтелә. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot