news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» журналы «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен бүләкләде

«Балалар сәхифәдәге сорауларга ел буе җавап бирде, иң активларын Казанга кунакка чакырдык», диде «Сабантуй» журналының баш мөхәррире.

«Сабантуй» журналы «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы»ның быелгы җиңүчеләрен бүләкләде
Абдул Фархан

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Сабантуй» журналы 40 ел дәвамында журналда басылып килә торган «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы» сәхифәсенең быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына җыйды. Чара бүген Казанның «КидСпейс» һөнәрләр музеенда узды.

«96 ел тарихы булган басманың бүген зур бәйрәме. Бүген без „Зирәкләр һәм тапкырлар клубы“ның быелгы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына җыелдык. Балалар сәхифәдәге сорауларга ел буе җавап биреп бардылар. Иң активларын Казанга кунакка чакырдык. Һәр бала монда ким дигәндә өч һөнәргә өйрәнеп кайта. Минемчә, бу - шәп бүләк!» — диде «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Кунакка килгән балалар бүген һөнәрләр музееның төрле станцияләрендә уйнап карадылар. «Татнефть» станциясендә нефть чыгару эшенә күзәтү ясадылар, төзелеш мәйданчыгында төзүче һөнәрен өйрәнделәр. Фермада алар сыер саудылар, йомырка җыйдылар, шуларны кибеткә илтеп тапшырдылар. Машина ремонтлау станциясендә автомобиль маркаларын, аларның детальләрен күреп белделәр, тәгәрмәч алыштырдылар.

Ел дәвамында журнал сәхифәсенә йөзләгән хат килгән. Клубта бөтен сыйныфлары белән катнашучылар да бар. Быел шуларның берсе — Кукмара районы Березняк авылы мәктәбенең 2нче сыйныфны тәмамлаган укучылар җиңүче исеменә лаек булды.

Шулай ук җиңүчеләр рәтендә Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы мәктәбеннән Искәндәр Зиннуров, Саба районы Югары Симет авылы мәктәбе укучысы Нәфисә Имамиева, Буа районы Аксу авылы мәктәбе укучысы Алинә Самитова. Казаннан Рүзәл Хасаншин журнал сайтындагы барлык сорауларга даими җавап биреп барганы өчен махсус дипломга лаек булды.

«Сабантуй”ны берничә ел элек укый башладым, ай саен көтеп алам. Хикәяләр укырга, башваткычлар чишәргә бик яратам», — диде Буа районы Аксу авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сәмитова Алинә.

«Без күптәннән „Салават күпере“ һәм „Сабантуй“ журналларын яздырабыз. Сәхифәдәге мәсьәләләрне икенче ел рәттән чишеп җибәрәм. Узган ел өченче урынны яулаган идем, быел җиңүче буларак чакырдылар», — дип сөйләде Саба районы Югары Симет авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Нәфисә Имамиева.

«Без ел дәвамында сыйныф белән «Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның мәсьәләләрен чиштек. Җиңү яулагач, безне Казанга кунакка чакырдылар. Мин ун ел дәвамында газета-журналларга язылуны оештырып барам, балаларга матбугат белән кызыксынуга этәргеч ясыйм. Журнал укучыларга файдалы мәгълүмат бирә, уку тизлекләрен арттырырга, сөйләм телен шомартырга ярдәм итә”, — дип сөйләде Кукмара районы Березняк мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әнисә Хәлиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100