Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш стадион-ипподромында квадроциклар прокатка биреләчәк
Прокат базасы киңәйтеләчәк - велосипед, квадроцикл, картинг кайтуы көтелә.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Мамадышта шәһәр ипподромы территориясендә квадроцикллар прокаты ачылачак. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
2019 елда мамадышлылар, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектка федераль конкурста катнашып, грант отты. Шәһәр ипподромын төзекләндерүгә 60 миллион сум бүлеп бирелгән иде.
Хәзерге вакытта биредә чаңгы-роллер трассасы төзелә. Гомуми озынлыгы 1800 метр тәшкил итәчәк, хәзер 400 метры әзер.
Объект директоры Алексей Минькин хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләрен 15 августка тәмамлау планлаштырыла.
Иппподромның эш планнарында — прокат базасын киңәйтү. Ун велосипед, роликлы чаңгы, роликлы тимераяк, квадроцикл, картинг кайтуы көтелә.
Прокатны иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр, ял көннәрсез кулланырга мөмкин булачак. «Хезмәтләр бәясе тәгаенләнә», — диде Алексей Степанович.
Кышкы чорда шәһәр халкы һәм кунаклары чаңгы, тимераяк һәм картинг прокатыннан файдалана алачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз