news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь-июль айларында Казан Балалар тимер юлы 7 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән

Шушы чорда Балалар магистралендә 214 яшь тимерьюлчы практика узган

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быелгы сезонның узган 2 ае эчендә Казан Балалар тимер юлында 214 яшь тимерьюлчы практика узган. Шуларның 70 е башка шәһәрләрдән килгән балалар. Профильле практика азагына кадәр биредә тагын 120 гә якын малай һәм кыз пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Июнь-июль айларында Казан Балалар тимер юлы буйлап “Салават күпере”(“Радуга”) поезды 244 рейс ясаган, 7 мең 138 пассажир ташылган. 70 ятим һәм инвалид бала өчен түләүсез сәяхәт оештырылган. Әлеге мәгълүматларны бүген журналистларга Казан Балалар тимер юлы җитәкчесе Ренат Байгильдин җиткерде.

Каләм ияләренә бүген Балалар тимер юлы эшчәнле белән саннар аша гына түгел, якыннан танышырга мөмкинлек туды. Алар Балалар тимер юлының Залесный бистәсендәге административ- уку корпусында булып, укыту процессының оештырылуы белән танышты, Яшьләр станциясеннән Изумрудная станциясенә кадәр “Салават күпере” поездында сәяхәт итеп, практика узучы яшь тимерьюлчылар белән аралашты.

Тарихка күз салсак, Казанда Кече тимер юл төзү турында ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең «Россия тимер юллары» ААҖ президенты Владимир Якунин белән 2006 елның май аенда узган очрашуы вакытында килешенгән иде. Тимер юл үзе беренче пассажирларны 2007 елның 30 августында кабул итә башлады. Казандагы Балалар тимер юлы комплексы өстәмә белем бирү учреждениесе буларак уйланылган. Ул республикада яшь тимерьюлчыларны әзерләү программасын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Махсус төзелгән административ-укыту корпусында теорияне үзләштерү буенча түгәрәкләр эшли. Казан Балалар тимер юлы җитәкчесе Ренат Байгильдин сүзләренә караганда, тимерьюлчы һөнәрен үзләштерүгә 11 яшьтән 16 яшькәчә малайлар һәм кызлар җәлеп ителә. Булачак алмашны эзләү белән, нигездә, әлеге структурада эшләүче инструкторлар шөгыльләнә. Алар мәктәпләргә чыгып очрашулар уздыра. Танышларыннан ишетеп тимерьюлчы һөнәрен үзләштерергә үзләре килүчеләр дә шактый икән. Укыту пассажир, вагоннар, юл, локомотив хуҗалыклары, сигнал, үзәкләштерү һәм блокировка юнәлешләре буенча алып барыла. Моның өчен махсуслашкан сыйныф бүлмәләренең һәрберсе компьютер һәм мультимедияле техника, макетлар һәм стендлар белән җиһазландырылган.

Залесныйдагы уку бинасында яшь тимерьюлчыларны әзерләү түгәрәкләре 1 октябрьдән март азагына кадәр эшли. Дәресләрне Казан Балалар тимер юлы штатындагы 6 инструктор, ике түгәрәк җитәкчесе алып бара. Укулар атнага ике сәгать күләмендә билгеләнгән. Яшь тимерьюлчыларны, нигездә, казанлылар тәшкил итсә дә, алар арасында башка районнар, күрше төбәкләр вәкилләре дә бар. Ренат Байгильдин аңлатканча, Әгерҗе, Ижевски, Канаш, Нократ Аланында да шул төбәктәгеләр өчен безнең инструкторлар түгәрәкләр алып бара. Теорияне кемнең кайда үзләштерүенә карамастан, практиканы аларның барысы да Залесныйга килеп уза. Шул рәвешле, кышкы чорда тимер юлчы һөнәре (вагоннар караучы, станциядә кизү торучы, диспетчер, вокзал җитәкчесе, машинист һ.б.) серләрен теориядә үзләштергән балалар, җәен белемнәрен педагог–инструкторлар җитәкчелегендә тимер юлда ныгыта. Читтән килеп практика узучылар өчен Залесный бистәсендәге укыту корпусында яшәү урыннары каралган. Казанлыларны Залесныйга махсус транспорт йөртә. “Уку процессы балалар өчен тулысынча бушлай. Бу чыгымнарны “Россия тимер юллары” җәмгыяте күтәрә”, -ди Ренат Байгильдин. Практика чыгымнарының да (яшәү, биш тапкыр ашату һ.б.) бары 5 проценты гына балаларның ата-аналары җилкәсенә төшә. Монысы да читтән килүчеләр өчен, казанлылар өчен бушлай. Профильле практика 10 көн дәвам итә. Ягъни ата-анага ул бары 250 сумга төшә. Кайбер балалар 10 көн белән генә чикләнмичә, җәйге сезонны тулысы белән биредә уздыруны өстен күрә икән.

Казан Балалар тимер юлында барлык төп юнәлешләр буенча 3 ел белем эстәгән малайлар кызлар, тимер юл белән бәйле өстәмә һөнәр үзләштерәсе килгәндә, биредә дүртенче ел да укуын дәвам итә. Ә инде бу һөнәрне киләчәге итеп күрергә теләүчеләр, укуын Казан тимер юл техникумында, Мәскәүнең Аралашу юллары институты Казан филиалында дәвам итә ала.


Быелгы сезонда Казан Балалар тимер юлында профильле практика 6 сменада оештырылган. Ул 23 августта тантаналы шартларда ябылачак. Әмма әле бу Балалар тимер юлында сезон шушының белән тәмамлана дигән сүз түгел. Ренат Байгильдин аңлатканча, практиканы иртәрәк төгәлләү ата-аналар теләген истә тотып башкарыла, чөнки балаларны киләсе уку елына әзерлисе бар. Калган 1 атна дәвамында балалар һәм өлкәннәргә “Салават күпере” поездында өлкән тимерьюлчылар хезмәт күрсәтәчәк.

Бүген Россиядә 24 Балалар тимер юлы исәпләнә. Казандагы Балалар магистрале 23 нче булып ачылган иде. “Аккош күле” урман паркыннан башланып китүче магистральнең гомуми озынлыгы 4 км 288 м. Ул Яшьләр (Молодежная) һәм Изумрудная станцияләрен, ике тукталыш платформасын (Каенлык һәм Спорт) берләштерә. Биредә пассажирларга ике локомотив һәм 4 вагон хезмәт күрсәтә. Кече магистраль җәйге чорда казанлылар һәм башкала кунакларын атнага 4 тапкыр – пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кабул итә. “Салават күпере” поезды Яшьләр станциясеннән 10.00, 11.23, 14.00 һәм 15.23 сәгатьләрдә кузгалып китә. 5 яшькәчә балалар өчен сәяхәт бушлай каралган. 5-10 яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен билет бәясе (бару һәм кайту икесе бергә) 30 сум. Калган барлык пассажирлар өчен 50 сум тора.


news_right_1
news_right_2
news_bot