news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: 6 яшьлек балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Президент мәктәпкә әзерлек өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр тәртибен аңлатты.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Россия Президенты Владимир Путин 6 яше тулган балалары булган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачагын әйтте.

Быелгы август аенда 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр биреләчәк. Президент фикеренчә, бу түләүләр быел мәктәпкә бармаучы 6 яшьлек балаларга да бирелергә тиеш.

«Мәктәпкә бармый торган балалар буенча сорау чишелеп бетмәгән. Закон нигезендә, мәктәпкә 7 һәм 6 яшьтән алалар. Кайбер гаиләдә бала мәктәпкә 7 яшьтән, ә кемдер 6 яшьтән барачак. Хөкүмәттә сорау туды. Мине хөкүмәт ишетер дип уйлыйм. Түләүләрне 6 яшьлек балалары булган барлык гаиләләргә дә бирергә кирәк. Бу балалар быел мәктәпкә бармаса да», — диде Владимир Путин.

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне мәктәпкә бармаучы 6 яшьлекләргә дә бирергә кирәк, дип белдерде Президент.

Президент бу түләүнең бер генә тапкыр бирелүен ассызыклады. «Бала быел мәктәпкә бармаса да, кайбер әйберләрне алдан алып куеп, аны мәктәпкә әзерләп куярга кирәк», — диде Путин.

Россиядә йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениеләрендә учетка баскан хатын-кызларга һәм балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итүнең яңа чаралары кертелә. Быел бу максатларга 46 млрд сум акча бүленеп бирелгән. «Барлык акчалар да резервланган. Киләсе елда бераз күбрәк булачак (түләүләр суммасы-ТИ)», — диде Путин.

Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры элемтә уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100