Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр аталды
Дөньяда ихтыяҗ зур булган IT-белгечләр булып аналитиклар тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Медиклар, педагоглар һәм IT-белгечләр — Россиядә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр рәтендә. Бу хакта РФ Мәгариф һәм югары белем министрлыгы җитәкчесе Валерий Фальковка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр.
Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала.
«Белгәнебезчә, өченче-дүртенче курстан башлап эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, студентлар бик актив эшкә урнаша», — диде Валерий Фальков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз