news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы эшләнә

Сервисны 2021 ел башыннан башлап җибәрергә планлаштыралар.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россиядә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң яхшы стажировкалар эзләү сервисы барлыкка киләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хезмәт базарындагы вәзгыять турында киңәшмәдә тиешле йөкләмә бирде.

«РФ субъектларының, эш бирүчеләрнең булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сервислар, стажировкалар оештыру буенча иң яхшы тәҗрибәләре бар, — дип билгеләп үтте Мишустин. — Монда мин хезмәт министрлыгын „Россиядә эш“ порталында „шундый иң яхшы стажировкалар исемлеген“ булдыруны сорар идем».

Шулай ук РФ Премьер-министры Мәгариф һәм югары белем һәм мәгърифәт министрлыкларына әлеге сервис эшен киләсе ел башыннан башлап оештырырга кушты. Аны булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын стажировкага җибәрү өчен белем бирү оешмалары файдаланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100