news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында «Яшь имәннәр» балалар лагере июль башында эшли башлаячак

Барлыгы, көзге һәм кышкы каникулларны да кертеп, 120 бала өчен ял оештыру планлаштырыла.

Әлки районында  «Яшь имәннәр» балалар лагере июль башында эшли башлаячак
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 30 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Агымдагы елның 1-2 июлендә «Яшь имәннәр» балалар лагере ачылачак. Хәзерге вакытта лагерь ял итү оешмаларының федераль реестрына кертү стадиясендә тора. Бу хакта балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина хәбәр итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге реестрга кертелгәннән һәм эпидемиягә каршы санитария комиссиясе уңай карар кабул иткәннән соң лагерь эшли башлаячак.

Роспотребнадзор тәкъдиме буенча 1 сменага 30 бала керү планлаштырыла. Бу лагерьның проект куәтенең яртысы. Барлыгы, көзге һәм кышкы каникулларны да кертеп, 120 бала өчен ял оештыру планлаштырыла.

Лагерь территориясендә барлык кирәкле чаралар: талпанга каршы эшкәртү, барьерлы дератизация һәм профилактик дезинфекция үткәрелде. Шулай ук шәхси саклану чаралары, дезинфекция чаралары, контактсыз термометрлар да җитәрлек күләмдә сатып алынган.

Лагерьда балалар өчен барлык шартлар тудырылды һәм ата-аналарга бернидән дә куркырга кирәкми, дип белдерде Әнисә Гайфуллина. Эшкә хезмәткәрләр Covid-19 коронавирусына анализ нәтиҗәләре буенча гына кертеләчәк.

Быел район территориясендә барлыгы 41 сәламәтләндерү учреждениесе эше планлаштырыла, шуларның егермесе –мәктәп яны лагере, егермесе — хезмәт һәм ял лагере, берсе — шәһәр яны сәламәтләндерү лагере.


news_right_1
news_right_2
news_bot