news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Конституциягә тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия флагы төсләренә керәчәк

Төсле утларны 30 июньдә һәм 1 июльдә кич күреп булачак.

Конституциягә тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия флагы төсләренә керәчәк
ТР Радиотелеүзәге

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россиякүләм тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия байрагы төсләрендә бизәләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Радиотелеүзәге хәбәр итте.

«30 июньдә һәм 1 июльдә кич Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен илкүләм тавыш бирү уңаеннан Казан телебашнясы Россия байрагы төсләренә керәчәк», — диделәр үзәктә.

Казан телебашнясының яктырту системасын 2018 елда Казанда FIFA футбол чемпионаты уздыру алдыннан ясадылар. Шуннан бирле телебашнядагы төсле утларны дәүләт һәм милли бәйрәмнәр уздырылган көннәрдә кушалар.

Искәртеп үтик, Казан телебашнясы Татарстандагы 39,7 процент халыкны эфир телерадиосигналы белән тәэмин итә. Аның биеклеге якынча 180 метр.

news_right_1
news_right_2
news_bot