news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан уйлап табучылары күп булган Россиянең топ-10 шәһәрләре рәтенә керде

Рейтинг лидерлары өчлегенә Новосибирск, Екатеринбург һәм Санкт-Петербург кергән.

Казан уйлап табучылары күп булган Россиянең топ-10 шәһәрләре рәтенә керде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Казан һәвәскәр уйлап табучылар иң күп яши торган Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. Тикшеренү Tvil.ru сервис белгечләре тарафыннан үткәрелде.

Сораштырылучыларның 7,41 проценты Татарстан башкаласын уйлап табучылар ватаны дип саный.

Россия туристлары Кулибиннарны күпләп Новосибирскида — 20,37%, Екатеринбургта — 18,52% һәм Санкт-Петербургта — 14,81% очратты.

news_right_1
news_right_2
news_bot