news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак

«Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак», — диде Ләйлә Фазлыева.

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак. Быел стационар лагерьлар, коронавирус таралу сәбәпле, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләргә тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта сүз барды.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча 200 ләп чара оештырылганын әйтте.

«Янгыннар, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, балаларны эвакуацияләү тренировкалары үткәрелгән. Барлык хезмәтләрнең килешеп эшләве буенча әзерлек барды. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелде. Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак», — диде Ләйлә Фазлыева. Хәзерге вакытта 62 лагерьга эшли башлауга рөхсәт бирелгән.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, 2020 елда сәламәтләндерү кампаниясе өчен республика казнасыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу былтырга караганда 5 процентка күбрәк. Барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100