news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән

Быел Татарстанда барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә. Башта 183 мең 604 бала ял итәр дип планлаштырылган булган.

Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән. Бу, коронавирус белән бәйле пандемия аркасында, җәйге ял чоры бер айга соңарып башлануга бәйле. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

Быел Татарстанда барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә. Башта 183 мең 604 бала ял итәр дип планлаштырылган булган.

Дамир Фәттахов әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган 13 мең 210 баланы ял иттерү күздә тотыла. Ул 2017 елдан Татарстан лагерьларында физик мөмкинлекләре чикле балаларга махсус сменалар оештырылуын, быел 1 меңнән артык шундый бала ял итәчәген әйтте.

«Мәктәп лагерьлары эше көзге-кышкы чорга күчерелә», — диде министр. Шулай ук, чатыр лагерьлары соңрак августта эшли башлаячагы билгеле булды. Кара диңгез буенда, Краснодар Краенда һәм Кырымда быел 3 мең 751 бала ял итәр дип ниятләнә.

«Быел санитар вазгыять саклыкны сорый. Без Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйттек», — диде Дамир Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100