Быел Татарстан лагерьларында балалары янына ата-аналары килә алмаячак

Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан лагерьларында ата-аналар көннәре уздырылмаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул ата-аналарга лагерьларга бармаска киңәш итте. Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле. «Ата-аналар көннәре каралмаган. Аңлау белән карарга кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел. Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган», — диде Ләйлә Фазлыева.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина лагерьларда көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул да ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген белдерде. Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да оештырылмаячак.

«Җәйге сменалар барышында ике медицина хезмәкәре — табиб һәм шәфкать туташы эшләячәк. Балалар сменага бер вакытта керергә һәм чыгарга тиеш. Сменалар арасында ике көнлек тәнәфес булырга тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.