news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш үзәгендә тагын бер ишегалды төзекләндерелә башлады

Сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре сентябрь — октябрь айларында төгәлләнер дип фаразлана.

Актаныш үзәгендә тагын бер ишегалды төзекләндерелә башлады
https://aktanysh.tatarstan.ru

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, республика программасына җаваплы затлар сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җирле җитәкчелеккә халыкның сорау-гозерләре шактый булып чыкты: алар, беренче чиратта, ишегалды аша үтүче үзәк юлны тарайтмауны, кайбер урыннарда агач-куакларны саклап калуны, тротуар өлешләренә күпмедер үзгәрешләр кертүне сорый. Теләк-тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында — юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру тора. Күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең дә бик тиздән үзләре күрергә теләгән ишегаллары булачак.

Сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре сентябрь — октябрь айларында төгәлләнер дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot