news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чүпрәле районында яшәүче ханым балигъ булмаган баланы җәберләгән өчен җәза алачак
Чүпрәле районында яшәүче 39 яшьлек ханым 15 яшьлек кызны җәберләүдә гаепләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Чүпрәле районының җәмәгать судьясы, физик көч кулланып, баласын кыйнаган Елена Ильинага карата тикшерелгән җинаять эше буенча, 120 сәгатьлек эштән гыйбарәт булган җәза билгеләгән, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
Городище авылында яшәүче 39 яшьлек ханым җиһаз сатып алу уңаеннан, авылдашлары белән күңел ачарга уйлый. Ул бәйрәмгә күршесен дә чакыра. Мәҗлеснең иң кызган чагында балалар олыларга комачаулык итә башлый. Күрше ханымның 15 яшьлек кызы әнисен спиртлы эчемлекләр эчмәскә үгетли башлый һәм өенә чакыра. Әмма кунакка кергән күршенең биредән чыгып китәсе килми. Хуҗабикә Ильина да баласы алдында күршесен яклый башлый. Алай гына да түгел, ул бер тапкыр кызның эченә тибә, аннан соң чәченнән йолкып, җиргә ега һәм балигъ булмаган кызга тагын берничә мәртәбә типкәли.
Чүпрәле районының 1 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы Ильинаны кеше кыйнауда гаепле дип таба һәм аңа 120 сәгатькә тәңгәл мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot