news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Авторлык хокукларын бозган өчен, шәхси эшмәкәргә карата суд хөкеме чыккан
2008 елның беренче биш ае эчендә, Түбән Кама районында авторлык һәм катнаш хокукларны бозу белән бәйле 15 җинаять эше кузгатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2008 елның беренче биш ае эчендә, Түбән Кама районының хокук саклау органнары, авторлык һәм катнаш хокукларны бозу өлкәсендәге җинаятьләрне ачыклау буенча җанлы эш алып барган.
Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2007 елда мондый 8 җинаять эше кузгатылган һәм аларның алтысы судка тапшырылган булса, агымдагы елның биш аенда инде 15 җинаять эше теркәлгән. Аларның алтысы суд карамагына җибәрелгән, алар буенча гаепләү хөкемнәре чыккан. Калган эшләр хәзер тикшерү стадиясендә.
Кагыйдә буларак, авторлык һәм катнаш хокукларны бозу белән бәйле җинаятьләр башлыча DVD, CD-дисклар сатучы шәхси эшмәкәрләр тарафыннан кылына. Мисал өчен, С. Фатыйхова яздырылган техник җайланмалар, шул исәптән, DVD-дискларда нәфис фильмнар белән сәүдә иткән. Табыш алу максаты белән, ул 16 нчы гыйнварда таныш булмаган заттан контрафактлы өч диск ала. Аларга контроль сатып алу барышында, милиция хезмәткәрләре тап була. Фатыйхованың законга каршы гамәлләре нәтиҗәсендә, нәфис фильмнарның чын хуҗасы “СР Диджитал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә 248400 сум күләмендә зыян китерелә.
Түбән Кама шәһәре суды карары белән, Фатыйховага 3 мең сум күләмендә штраф салынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot