Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә чит ил паспортларын бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Документны рәсмиләштерү вакыты элеккечә калды: яшәү урыны буенча төбәктә дәүләт хезмәте бер айда, ә башка субъектта — өч ай вакыт эчендә күрсәтелә.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә чит ил паспортларын бирүнең РФ Эчке эшләр министрлыгының 31 мартта чыккан боерыгы нигезендә билгеләнгән яңа административ регламенты үз көченә керде.
Яңалык нигезендә, теләсә кайсы мөрәҗәгатьтә чиратларны көтү вакыты 15 минуттан (элек алдан язылганда һәм паспорт алганда ул биш һәм ун минуттан артмый иде) артмаска тиеш.
Паспорт бирелгән биналарда гаризалар тутыру үрнәкләре һәм хезмәт күрсәтү өчен документлар исемлеге белән стендлар урнаштырылырга тиеш.
Документны рәсмиләштерү вакыты элеккечә калды: яшәү урыны буенча төбәктә дәүләт хезмәте бер айда, ә башка субъектта — өч ай вакыт эчендә эшләнә.
Элегрәк РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова аңлатканча, чит ил паспортларын бирү тәртибе үзгәрмәгән — документлар элеккеге кебек үк, дипломатик вәкиллекләрдә һәм Россиянең чит илләрдәге илчелек оешмаларында тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз