news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин 24 июньне ял көне итеп игълан итте

24 июньдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парад булачак.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 24 июньне эш көне булмаган көн дип игълан итте. Ул көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад булачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңү Байрагы астында хәрби техника катнашындагы парадлар 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм илнең башка шәһәрләрендә узачак, диелгән боерыкта.

22:00 сәгатьтә артиллерия салютлары булачак.

Быел 24 июнь чәршәмбе көнгә туры килә. Бу эш көне булмаячак, әмма хезмәт хакы түләнәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казахстан, Молдавия, Кыргызстан, Сербия һәм Палестина башлыклары 24 июньдә Мәскәүдә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узачак тантаналарда катнашуларын раслады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100