Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда Татарстанда меңнән артык күпфатирлы йорт ремонтланачак
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Мондый мәгълүматларны бүген республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов китерде. Бу турыда республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Докладчы сүзләренчә, капремонтны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә
Министр сөйләгәнчә, республикада Газлаштыру фондының биш программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча килешү төзелгән, 30,8 км суүткәргеч салынган, ике скважина борауланган, дүрт су җыю башнясы урнаштырылган. «Татарстан бюджет оешмалары котельныйларында казаннар алыштыру» программасы буенча шулай ук дәүләт килешүе төзелде, котельный җиһазлары демонтажы алып барыла.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында шәхси җылыту системасына күчү, блок-модульле котельныйлар урнаштыру» программасы буенча фасад газүткәргечләр монтажлана һәм газ җиһазларын демонтажлау уздырыла, ә «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 413 яктырткыч урнаштырылган һәм 9,2 км үткәргеч монтажланган.
Су бүлеп бирү системаларын модернизацияләү чаралары барышында объектларны техник тикшерү эшләре башкарылды, 22 объектның 18е буенча экспертиза бәяләмәсе белән проектлар әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз