news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта һәлак булган Татарстан кешеләре истәлегенә чәчәкләр салачаклар

Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышларда һәлак булган татарстанлылар истәлегенә Пискарев зиратында мемориаль плитә куйды.

Санкт-Петербургта һәлак булган Татарстан кешеләре истәлегенә чәчәкләр салачаклар
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 8 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургның Пискарев зиратында «Ватан — Ана» монументына һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу һәм венок кую тантанасы була.

Мемориаль такта Татарстан Республикасы тарафыннан Пискарев зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышларда һәлак булган татарстанлылар истәлегенә куелган иде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләге булган һәркем Татарстан Республикасы делегациясе составында чәчәк салу тантанасында катнашырга чакырыла. Очрашу 15.15 сәгатьтә мемориаль янында планлаштырылган.

        

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100