Рафис Хәбибуллин хезмәттәшләрен Россия Янгын сагы хезмәткәрләре көне белән котлады

ТР гадәттән тыш хәлләр министры янгын сагы хезмәтенең меңләгән хезмәткәре булган коллективына һәм ветераннарга бәхет, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар теләде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген илдә янгын сагы хезмәтенә нигез салынуның 372 еллыгы билгеләп үтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.

Ул инде күп еллар дәвамында республика Президенты, Татарстан Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте ярдәмендә янгыннарны кисәтү системаларын камилләштерү буенча уртак эшчәнлек алып барылуын, яңа технологияләр гамәлгә кертелүен, шулай ук заманча техника сатып алынуын билгеләп үтте.

Рафис Хәбибуллин үзенең котлау сүзендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен, һәлак булган сугышчан иптәшләрен һәм үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларның гомерен саклап калган батырларны искә алды.

«Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында уникаль архив материаллары нигезендә үзләренең һөнәри бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләргә багышланган «Хәтер китабы» интернет-ресурсы булдырылды», - дип искәртте ТР гадәттән тыш хәлләр министры.

Рафис Хәбибуллин янгын сагы хезмәтенең күп меңле коллективына һәм ветераннарга бәхет, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшендә уңышлар теләде.