news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр кую тантанасына чакыра

Татарстаннан сугышка киткән якынча 350 мең кеше туган җиргә әйләнеп кайтмаган, һәр икенче ир-ат һәлак булган.

Мәскәү татарлары Билгесез солдат каберенә чәчәкләр кую тантанасына чакыра
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 7 майда 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга теләгән һәркемне Билгесез солдат каберенә һәм маршал Григорий Жуковка һәйкәленә чәчәк салу тантанасына чакыра.

Чара Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү һәм тарихыбызда иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы кысаларында узачак, дип хәбәр итте Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

«Татарстан Бөек Ватан сугышы тарихына батырлык һәм каһарманлык турында бик күп якты битләр язды. Республиканың якынча 350 мең улы һәм кызы туган җирләренә кайтмаган, сугышка киткән һәр икенче улы һәлак булган. 10 меңгә якын якташыбыз Мәскәү оборонасында катнашты», — ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot