news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юстиция министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә зиратка барырга ярамый

«Бары тик җирләү хезмәтләрен рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итәргә һәм мәетне җирләүдә катнашырга мөмкин», — диде Айнур Галимов.

Юстиция министрлыгы: Май бәйрәмнәрендә зиратка барырга ярамый
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Май бәйрәмнәрендә зиратка барырга ярамаячак. Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Татар-информ» уздырган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Май бәйрәмнәрендә якыннарының каберләренә барырга ниятләүчеләргә зиратка бару рөхсәт ителми.

«11 апрельдән санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы зиратларга барырга ярамый. Бары тик җирләү хезмәтләрен рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итәргә һәм мәетне җирләүдә катнашырга мөмкин», — диде Айнур Галимов.

Җирләү чарасы уздырылганда да 1,5 метр дистанция сакланырга тиешлеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot