news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан изоляциядән акрынлап чыгу планын әзерләячәк

Санитар-эпидемиологик хәлгә карап, һәр төбәк үз планын төзиячәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан изоляциядән акрынлап чыгу буенча үз планын әзерләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Хөкүмәткә 5 майга кадәр изоляциядән акрынлап чыгу схемасын тапшырырга кушканын искәртте. «Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең үзебезнең республика планы булырга тиеш» дип әйтте. Шулай ук, республика изоляциядән чыгу буенча федераль планга да тәкъдимнәр кертәчәк», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, санитар-эпидемиологик хәлгә карап, һәр төбәк үз планын төзиячәк. Татарстанда да шундый документ эшләнәчәк. «12 майдан изоляция режимыннан чыгу башлана, тик моның белән генә тынычланырга кирәкми, коронавирусны кисәтү эше моның белән туктамый», — диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100