news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 20 ветеран «Татмедиа»дан бүләкләр алды

Өлкән яшьтәге кешеләргә бүләкләр тапшырганда, хезмәткәрләр тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик саклык чаралары күрелде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш чорында хезмәт куйган 20 ветеранга - Татарстан медиатармагының элеккеге хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары - бүләкләр тапшырды.

Һәр җыелмага «Сөембикә» журналының Җиңүнең 75 еллыгына багышланган махсус чыгарылышы һәм «Татарстан» журналының рус һәм татар телләрендәге ике саны куелды. Шулай ук ветераннар бәйрәм табынына бүләкләр алды.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ветераннарны хат аша котлады.

Мондый акция ел саен үткәрелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә бүләкләр тапшырганда хезмәткәрләр тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик саклык чаралары күрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot