Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт опера һәм балет театрында табиблар өчен саклагыч комбинезоннар тегәләр
Бер көндә театрда сиксәнгә якын комбинезон әзерлиләр.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Башкорт опера һәм балет театрының тегү һәм бутафория цехларында эшләүчеләр табиблар өчен саклагыч комбинезоннар тегә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Бер көндә театрда 80гә якын комбинезон әзерлиләр. Шуннан соң аларны Башкортстанның дәвалау учреждениеләренә озаталар.
«Артистлар һәм тамашачылар театрны, сәхнәне, спектакльләрне һәм иҗат бүләк иткән шатлыкны сагынган арада, Башкорт опера һәм балет театрының тегү һәм бутафория цехларында эшләүчеләр безнең фидакяр табибларга ярдәм итә — медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр кулланыла торган комбинезоннар (хәзер аларга кытлык зур) тегү өчен көн саен эшкә чыга», — дип белдерделәр театрның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз