news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнага дүрт тапкыр алып булачак

1 майдан елга навигациясе ачыла. Теләүчеләр бакчаларга су юлы белән дә бара алачак.

Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнага дүрт тапкыр алып булачак
архив

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бакчаларга бару өчен рөхсәтне атнасына дүрт тапкыр алып булачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ул 1 майдан елга навигациясе ачылуын искәртте. Теләүчеләр бакчаларга су юлы белән дә бара алачак.

«Бакчага атнага ике тапкыр гына барып булуга бәйле чикләү кертелгән иде. Хәзер Татарстан Президенты тарафыннан бакчага дүрт тапкыр барып булу турында карар кабул ителде. Бу акрынлап изоляция системасын йомшарту чараларының берсе», — диде Лилия Галимова.

65 яштән өлкәннәр дә смс-рөхсәт белән бакчага бара алачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100