Актанышта 666 гаилә азык-төлек җыелмасы тапшырылачак

Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.

(Актаныш, 30 апрель, «Татар-информ», «Актаныш хәбәрләре», Рузилә Хәсәнова). Актанышка «Ярдәм — янәшә» акциясе кысаларында 666 тартма азык-төлек җыелмасы килде. Аны шул тикле гаиләгә таратачаклар.

Республикадагы 55 мең мохтаҗ гаилә шундый ярдәм алачак. Азык-төлек җыелмасының беренче өлеше 29 апрель көнне таратыла башлады. Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.

 -Пандемия айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрне тагын да авыррак хәлләргә куйды. Шуларны исәпкә алып, республика җитәкчелеге шушындый ярдәм акциясе оештырып җибәрде. Мондый төр ярдәм республикада җиде төр категория гражданнарга бирелә. Бездә дә шундый категориягә керүче 666 гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк.

«Аларның 343е — 8 яшьтән өлкәнрәк баласы булган, айлык керемнәре җан башына яшәү минимумыннан түбән булучылар, җидесесе — әти яки әнинең берсе алимент түләүдән баш тарткан, 24е — опека һәм попечительлек вазифаларын үтәүче, бишесе — социаль яктан куркыныч, 235е — ялгыз яшәүче, айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, 52се үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче, хәзерге пандемия вакытында авыр хәлдә калучылар», — ди район башкарма комитеты җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.

 Мондый ярдәмне алар май бәйрәмнәреннән соң бер, июнь аенда ике тапкыр тагын алачак, дип тә хәбәр итте ул.

Әлеге ярдәм тартмаларын бушатуда районның волонтерлары зур оешканлык күрсәтте. Алар барысы тиз арада җыелып, бу тартмаларны игелек үзәге бинасына бушатып та куйды.