Ютазы районы хакимияте Урыссу гидростанциясе хезмәткәрләренә эш эзли

Бу атнада, гидростанция ябылу сәбәпле, ГРЭС штаты хезмәткәрләре эшсез калды.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова) Оешмада хезмәт куйган 169 эшченең 120се кыскартылган. Калганнары, предприятие тулысынча ябылганчы, шунда эшләп торачак. Кыскартылган хезмәткәрләрнең барысына да өч ай компенсация түләнәчәк. Бүгенге көндә аларга Ютазы районы хакимияте һәм мәшгульлек үзәге җирле предприятиеләрдә вакансияләр барлый. Бу турыда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруында хәбәр ителде.

«Инженерларга ихтыяҗ бар, алар эшсез калмаслар. Алар Казан, Түбән Кама кебек зур шәһәрләргә кирәк. Ә менә хатын-кызлар, идарәдәге хезмәткәрләр белән хәл авыррак. Аларга эш юк, шулай да проблема хәл ителер дип уйлыйм»,- дип белдерде гидростанциянең хәзерге идарәчесе Артур Миллер «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына.