news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында балигъ булган яшьләргә бәйрәм алдыннан паспорт тапшырдылар

Районда 14 яше тулган тагын 50 егет һәм кыз Россия паспорты ияләре булдылар.

(Чирмешән, 30 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында балигъ яшьләргә бәйрәм алдыннан паспорт тапшырдылар
Районда 14 яше тулган тагын 50 егет һәм кыз Россия паспорты ияләре булдылар.
Шәхеснең төп документын балаларга район үзәгендәге сәнгать мәктәбе бинасында тантаналы итеп тапшырдылар. Уллары, кызларының тормышындагы бу мөһим вакыйганы ата-аналар да күзәтте. Яшь гражданнарны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, районның ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Габделбари Галиев тәбрикләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot