news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Элвин Грей Казанга килгәч, мин аны ипи-тоз белән каршы алган идем

Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юльякшин-Элвин Грей җырчы Фидүс Тямаевны халыкларны ызгыштыруда гаепләгән иде.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Фирдүс Тямаев Элвин Грей белән килеп чыккан ызгышына карата үз фикерен әйтте. «Казанга килгәч, ипи-тоз белән аны мин каршы алган идем», — диде ул журналистларга бүген Тарих институтында узган китап презентациясеннән соң.

Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелде. Җырчыга башта подвалны су баскан ут юк дип әйтәләр, аннан соң «маршрут кәгазе» сорыйлар. Тямаев бу хакта хәбәр иткәннән соң, социаль челтәрләрдә гауганың сәбәбе татар җырчысын күрше республикага кертмәү дип яздылар. Җырчы, Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Радик Юльякшин-Элвин Грей Тямаевны ике республика халкын бер-берсенә каршы котыртуда, «маршрут кәгазе» алмауда гаепләде.

«Мин ун ел сәхнәдә. Ул миңа бик зур сүзләр язган. Мин көтмәгән идем. Казанга килгәч, ипи-тоз белән аңа мин каршы килдем, ачкычлар биреп, „мә, тор, проблема юк“, дидем. Мин аңа кадәр биш ел сәхнәдә идем бит инде. Без аның белән „сәлам, брат“ дип йөрештек», — диде Тямаев.

Ул Элвин Грейның үзенә «скандаллы артист» дигәне белән дә килешмәвен әйтте. «Мин ун ел эшләп, Гүзәл Уразова белән бер капкынга эләгеп алдык. Анысында да мин халык алдында гафу үтендем. Андый пиарны гомердә дә санлаганым юк. Ул үзе скандаллы артист. Татарстанга килгәч, Кукмара районы данын ул пычратты. Салават абый белән баттл оештырды. Халык артисты Гүзәл Уразовага „воровка“ диде. Сөйли башласаң, бик күп…» — ди Тямаев.

Тямаев Башкортстанның мәдәният министрына сорау белән мөрәҗәгать иткәнен искәртте. «Әгәр минем гаеп булса, бөтен кеше алдында әйтегез», дидем. Әминә ханымнан җавап булды, тик төгәл түгел иде. Радий әфәнденең киңәшчесе Радик Юльякшин зур пост чыгарган. Минем шәхескә күчкән. Бик каты мәсхәрәләгән. «Бердәм Россия» не дә бутап керткән. Мин үзем «Бердәм Россия» яклы. Бик каты мыскыллаган, ә безнең Президентларыбыз да «Бердәм Россия» дә», — дип искәртте Тямаев.

«Ул мине ике милләтне бутауда, ызгыш-талашта группировка оештырган дип яза, ул кешеләрне фамилияләп беләм дигән. Әйдәгез, туры эфирга чыксын. Фамилияләрен бирсен. Мин җинаятьче икән, ул аны әйтергә тиеш. Ул аны Интернет челтәрендә кычкырган бит инде», — дип сөйләде Фирдүс.

Элвин Грей концерт өзелгән авылда Тямаевның подвалга да төшәргә хокукы булмаган дип язган иде. «Безнең егетләр анда төшеп, утны тоташтырдылар. Ул ут сәгать бишкә кадәр эшләде. Аннары подвалны су баса диделәр. Без ишек ватмадык, бернинди закон бозмадык», — дип белдерде Тямаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100