news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта беренче тапкыр «Киләчәккә адым» балалар фестивале булды

Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Актанышта беренче тапкыр «Киләчәккә адым» балалар фестивале булды
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 30 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). Актанышта Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Киләчәккә адым» балалар фестивале узды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында «21 нче гасыр Кулибиннары» бөтенроссия яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабында, «Ворлд-скиллс — Россия-юниор» бәйгесенең «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча район бәйгеләрендә, укучыларның техник иҗат күргәзмәсендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң гади автомодельләр республика ярышларында җиңүче укучылар бүләкләнде.

Шулай ук укучылар арасында уздырылган «Һөнәри дебют», Актаныш технология техникумы студентлары арасында үткән «Үз һөнәренең остасы» бәйгеләрендә районның яшь һөнәр ияләре ачыкланды. «Мин — булачак эшмәкәр» бизнес-идеяләр бәйгесендә җиңүчеләр аталды. Актаныш гимназиясе укучысы Данияр Шәйхразиев 100 000 сумлык грант отты. Проектның Гран-при иясе — Актаныш техникумы укучысы Ләйлә Вәлиева.

«Киләчәккә адым» балалар фестивалендә балаларның кул эшләре, иҗат проектлары күргәзмәсе эшләде. Проект авторлары белән иҗади багланышлар булдыру һәм сатып алулар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган иде күргәзмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100