news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла

Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак.

Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 2020 елның 1 апреленнән Татарстанда муниципальара пассажир һәм йөк ташу туктатыла. Бу хакта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. 

«Татарстан Республикасы буйлап йөк озату белән бәйле рейслар, шулай ук республика чикләрендә йөк ташу тиешле белешмә булганда гына башкарылачак. Әлеге белешмә ТР Министрлар Кабинеты карарына кушымта нигезендәге формада оештыручы-озатучы тарафыннан бирелә», - диде ул. 

Шәһәр яны электр транспорты эшендә дә чикләүләр булачак, диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. «Электричкалар көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен аэропортка, шулай ук Арча һәм Зөя юнәлешендә йөриячәк», - дип искәртте ул. 

Таксилар исә гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк, дип өстәде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100