news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты

Республикада пассажирларны утыртып йөртү өчен 1124 лицензия бирелде.

Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты
архив/Александр Эшкинин

 (Казан, 30 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда лицензияле пассажирлар ташучылар саны биш тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Ространснадзор дәүләт автоюл күзәтчелеге хезмәтенең Урта Идел төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов хәбәр итте.

Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше узган елның 1 мартыннан пассажирлар ташучы автобуслар хуҗаларын лицензия алырга мәҗбүр иткән федераль закон үз көченә керде, дип искәртте.

«Пассажирларны утыртып йөрүчеләрнең күпчелеге лицензия алды. Бу таләпне үтәмәүчеләр аз калды. Бүгенгә пассажир ташучылар 1124 лицензия алан. Бу законны кабул итүгә кадәр бездә 240 лицензиат кына бар иде. Хәзер лицензиатлар саны биш тапкырга диярлек артты», — диде ул.

Радик Рамазанов ЮХИДИ мәгълүматларын китерде, алар нигезендә республикада якынча 17 мең автобус теркәлгән. Транспорт чараларының гомумроссия реестрына Татарстаннан 8,5 меңнән артык автобус кертелгән.

Аның сүзләренчә, бу реестр пассажирлар йөртүне оештыруны тәртипкә салу өчен төзелгән. Идарә башлыгы урынбасары ачыклаганча, бер лицензиатның берничә автобусы булырга мөмкин.

«Ни өчен 17 меңнән реестрга 8,5 мең автобус гына кергән? Калган транспорт чаралары я файдаланылмый, я автобуслар лицензияләү кирәк булмаган җиңел машиналар категориясенә керә торган итеп яңадан җиһазландырылган. Мөгаен, легаль булмаган рәвештә эшли торган хокук бозучылар да бардыр», — дип йомгаклады ул.

Россиядә федераль закон эшли, аның нигезендә 2019 елның 29 июненнән пассажирларны лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда йөртү тыелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100