news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды

Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин.

Республика халкына бер тәүлек эчендә өйләренә изоляциягә кайтырга кушылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын бер тәүлек эчендә өйгә изоляциягә кайтырга чакырды. Бу хакта ул брифингта хәбәр итте.

«Әгәр кемдер ниндидер сәбәпләр буенча Казаннан яки яшәгән урыныннан читкә чыккан икән, аларга өйләренә кайтырга кирәк. Вакытлы изоляция өйдә утыруны күздә тота», - диде ул.

Иртәгә бөтен төр транспорт гадәти режимда эшләячәк. 1 апрельдән кайбер чикләүләр кертелә. «Без хәрәкәтне япмыйбыз, электричкалардан файдаланырга мөмкин, ләкин сәфәрләрне мөмкин кадәр кичектерергә кирәк. Кешеләрнең бер тәүлек эчендә өйләренә кайтуы зарур», - дип искәртте министр.

Аэропортларда очышларны чикләячәкләр, шулай ук тимер юл рейслары да кичектерелергә мөмкин. «Республикадан читтә булган кешеләргә ничек тә өйгә кайтуны уйларга кирәк», - диде ведомство башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot