Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарадан унбер гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча тораклы булды
Әлеге программа буенча районда 43 кеше чиратта фатир көтә.
(Кукмара, 30 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). «Социаль ипотека» программасы буенча быел Кукмара районында 11 гаилә яңа өйле булды. Бу турыда Кукмара районы Башкарма комитетының торак сәясәте буенча баш белгече Руфия Хәкимова сөйләде.
«Социаль ипотека» программасы буенча районда 2017 елда 8 гаилә фатир ачкычлары алган иде. Быел 11 гаилә яңа өйле булды. Әлеге программа буенча районда тагын 43 кеше чиратта фатир көтә», дип хәбәр итте Руфия Хәкимова.
Кукмараның «Көньяк-4» микрорайонында яшәүче Миләүшә һәм Нияз Фатыховлар — моннан алты ел элек «Социаль ипотека» программасы кысаларында яңа йортлы булган яшь гаилә. Гаилә башлыгы полициядә хезмәт куя, ә Миләүшә районның «Халыклар дуслыгы йорты»нда әйдәп баручы белгеч булып эшли. Фатыховлар икесе дә бюджет өлкәсендә эшлиләр, шунлыктан аларга «Социаль ипотека» программасына керү авыр булмаган.
«Ипотеканың еллык ставкасы 7 процент кына булу — яшьләр өчен шулай ук бик зур ярдәм. Бала тугач бирелгән 200 мең сум акчаны беренчел кертем итеп файдаландык. Ана капиталын да тиененә кадәр ипотекага тоттык», — диләр Миләүшә һәм Нияз Фатыховлар.
График нигезендә түләү 19 елга дип исәпләнгән булган, әмма Фатыховлар инде сумманың яртысын диярлек түләп тә бетергәннәр.
«Үз йортың, үз почмагың булу — безнең өчен иң зур куанычларның берсе. Капка-коймалар ясап куйдык, хәзерге вакытта зур гына итеп мунча төзибез. Бакчабызда бик күп яшелчә, җиләк-җимешләр үсә. Өебездә исән-имин яшәргә язсын. Социаль ипотекага торак алырга ниятләүчеләр бер дә курыкмасыннар, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмасыннар иде», — ди яшь гаилә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз