news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантин вакытында Яңа Чишмәдә кешеләр өмәгә чыккан

Җыештырырга чыккан кешеләрнең берсе дә битлек кимәгән.

Карантин вакытында Яңа Чишмәдә кешеләр өмәгә чыккан

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 27-28 март көннәрендә, ягъни коронавируска бәйле рәвештә чикләүләр кертелгән вакытта, Яңа Чишмә районында һәм авылларында беренче өмәләр үткәрелгән. Бу хакта «Шешминская новь» («Яңа чишмә хәбәрләре») яза.

Яңа Чишмә районында экологик чистарту ике айлыгы башланган, дип хәбәр итә «Шешминская новь» («Яңа чишмә хәбәрләре»). Өмә вакытында кешеләр чәчәк клумбаларын, юл кырыйларын чистартканнар, коры үлән һәм чүп-чар җыештырганнар, диелә чыганакта. Фотолардан күренгәнчә, җыештырырга чыккан кешеләрнең берсе дә битлек кимәгән.

«Татар-информ» хәбәрчесе өмә турында карарны кем кабул иткәнлеген ачыкларга тырышты. Әмма бу сорауга җавап табып булмады. Хакимияттәге җаваплы җитәкчеләрнең эш телефоннарына шалтыратып, ни өчен карантин вакытында кешеләр өмәгә чыккан дигән сорауга җавап таба алмадык.

«Сез миннән нәрсә ишетергә телисез. Ни өчен миңа шалтыратасыз?» — дигәннән соң Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова белән элемтә өзелде.

Калган телефон номерларына шалтырату нәтиҗә бирмәде: оештыру бүлеге башлыгы, җәмәгать бүлеге башлыгы номерларында берәү дә җавап бирмәде. Яңа Чишмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе фикеренчә, бу сорауга җавапны социаль мәсьәләләр буенча урынбасар табарга тиеш иде. Әмма аның телефонына кат-кат шалтыратсак та, элемтәгә керә алмадык.

Хәзерге вакытта Яңа Чишмә муниципаль берәмлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Татьяна Маланчева белән шулай ук элемтә вакытсыз өзелде. Кабат шалтыратып җавап таба алмадык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100