Илнар Гарифуллин: Башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты сәясәт аркасында туган

Сәясәтче башкорт филологларының әлеге терминга бәхәс белән караганын әйтте.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Сәясәт белгече, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин фикеренчә, башкорт теленең «төньяк-көнбатыш» диалекты сәясәт аркасында 1953 елда барлыкка килгән термин. Бу хакта ул «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Башкорт теленең „төньяк-көнбатыш“ диалекты сәясәт аркасында 1953 елда барлыкка килгән термин. 1951 елны Иосиф Сталинның милләт оешулары форматы турында бер мәкаләсе чыга, шуннан соң кайбер милли республикаларда милләтне формалаштыруда фикерләр үзгәрә башлый», — диде ул.

Аның әйтүенчә, Таһир Баишев — башкорт филологы 1950 елларда шундый фикер тудыра: көнбатыш Башкортстанда, имеш, «төньяк-көнбатыш башкорт диалекты»нда сөйләшәләр. «1930 елларда экспедиция ясаган вакытта ул андый фикер тудырмый, татар телендә сөйләшүче татарлар дип кенә әйтә. Башкорт филологлары арасында да ул хәзерге көндә бик бәхәсле термин», — дип аңлатты ул.

«Татар филологлары гына түгел, ә күренекле башкорт галимнәре дә Баишев идеясенә каршы килә. Бу проблемага багышланган аерым конференцияләр оештырыла. «Төньяк-көнбатыш диалекты башкорт телендә юк, ул — татар теле, дигән фикергә киләләр. Башкорт филологы Җәлил Киекбаев һәм башкорт тарихчысы Билал Юлдашбаев башкорт телендә андый диалект юк, анда яшәгән халык элек-электән татар телендә сөйләшкән, диләр», — ди ул.

Илнар Гарифуллин Башкортстанның төньяк-көнбатыш территориясе дип Кушнарен, Уфа, Чишмәдән башлап, Чакмагыш, Дүртөйле, Тәтешле, Яңавыл, Туймазы, Бүздәк һ.б. районнарны атады. «Татарстанның шул чигеннән башлап, Уфа ягына барсак — анда гел татарлар гына яши. Уфадан соң Урал ягына китсәк, анда башкортлар яши», — диде ул.

Гарифуллин татар филологы Дөрия Рамазанованың Башкортстанда яшәүче татар авылларын өйрәнеп чыгуын искәртте. «Галимә исәпләүләре буенча XVII гасырдан башлап шушы җирлектә яшәүче татарлар нәкъ татар телендә сөйләшкән, бернинди башкорт теле дә булмаган. Башкортстандагы татар филологы Радик Сибәгатов та шул ук фикергә килә. Башкортстаннан тыш, бер галим дә андый фикер барлыгын расламый», — диде сәясәтче.