news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт торак фонды 25 елда Татарстан халкы өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән

Быел республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча якынча 5 мең фатирга исәпләнгән 130 йорт төзеләчәк.

Дәүләт торак фонды 25 елда Татарстан халкы өчен 170,5 меңнән артык фатир төзегән
Татар-информ архивы

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Быел Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына 25 ел тула. Шушы вакыт эчендә Фонд 170 595 фатир төзегән. Аларда яшәүче кешеләр саны — Чаллы шәһәре халкы кадәр.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 2020 елда Фонд тарафыннан 4 970 фатирга исәпләнгән 130 йорт төзергә планлаштырыла.

Республикада 1995-2005 елларда тузган торактан 48 576 гаилә яңа фатирларга күченгән.

2005 елдан 2020 елга кадәр 122 019 гаилә социаль ипотека программасы буенча торак шартларын яхшыртуга ирешкән.

Социаль ипотека килешүен имзалаганнан соң туган һәр бала өчен гаиләгә дәүләттән 200 000 сум күләмендә субсидия бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100