news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай волонтерлары инвалидларны кайгырта

Алар ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларын барлап, һәртөрле ярдәмнәрен тәкъдим итә.

Азнакай волонтерлары инвалидларны кайгырта
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 30 март, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Коронавирус белән бәйле вазгыять азнакайлыларны тагын да берләштерде. Волонтерлар физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек алып катып бирә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Волонтерлар хәрәкәте дә активлашты. Алар ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларын барлап, һәртөрле ярдәмнәрен тәкъдим итә.

Шушы көннәрдә алар Актүбәдә дә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Ләйлә Кәрамова белән элемтәгә кереп, мохтаҗ кешеләргә күчтәнәчләр алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100