Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да армиягә язгы чакырылыш турында сөйләячәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). 31 мартта, җомга көнне, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясе армиягә язгы чакырылышка багышлана.
Матбугат конференциясендә Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Казан гарнизоны хәрби прокуроры, полковник Андрей Сысолятин Татарстанда хәрби хезмәткә язгы чакырылыш барышы турында сөйләячәкләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз