Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
IT-белгеч: Смартфонны төнлә сүндерергә кирәк
Төнлә смартфон кызарга, шулай ук аккумуляторның геометриясе үзгәрергә мөмкин.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Аккумулятор озак хезмәт итсен өчен, смартфон төнлә «йокларга» тиеш. Кушылган мобиль интернет өч-дүрт ел элек чыккан җайланмага зыян китерергә мөмкин, дип белдерде «Прайм» агентлыгына Россия технология университетының «Интеллектуаль мәгълүмати иминлек системалары» кафедрасы доценты Евгений Кашкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Моннан тыш, әгәр Wi-Fi челтәре буенча мобиль кушымталарны яңартуда махсус көйләгечләр урнаштырмаган булсагыз, смартфон нәкъ менә төнлә мобиль интернет аша аларны йөкли башлаячак», - дип кисәтте белгеч.
Кашкин билгеләп үткәнчә, гаджет хуҗалары төне буена мобиль трафик пакетының сизелерлек өлешен сарыф итеп бетерергә мөмкин.
Моннан тыш, бу вакытта смартфон кызарга, шулай ук аккумуляторның геометриясе үзгәрергә мөмкин, дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз