news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә социаль пособиеләрне 4,9 процентка индексацияләделәр

Үзгәрешләр 2021 елның 1 февраленнән үз көченә керә.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә февраль аеннан кайбер социаль пособиеләр 4,9 процентка артачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган.

Үзгәрешләр инвалидлар, ветераннар, чернобыльчеләр, ил геройлары һәм җитештерүдә зыян күргән гражданнар ала торган түләүләргә кагылачак.

Балалы гаиләләр ала торган кайбер пособиеләр дә индексацияләнәчәк. Алар арасында сабый дөньяга килгәндә һәм баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр түләнә торган пособие, баланы караган өчен айлык пособие, шулай ук йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие бар.

Россиядә 2018 елдан социаль түләүләрне индексацияләүнең бердәм тәртибен керттеләр – ул елына бер тапкыр үткәрелә һәм моннан алдагы ел өчен куллану бәяләренең чынлыктагы индексы нигезендә исәпләнә, диелә Министрлар Кабинеты сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100