news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Татарстанда протест акцияләрендә катнашкан яшьләрне өч төркемгә бүлде

23 гыйнварда яшьләрнең күпчелеге Татарстан урамнарына «хайп» өчен яки олыларга үч итеп чыккан.

Эксперт Татарстанда протест акцияләрендә катнашкан яшьләрне өч төркемгә бүлде

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның «„Росток“ психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында 23 гыйнварда Татарстанда протест акциясенә чыккан яшьләр белән аралашудагы шәхси тәҗрибәсе хакында сөйләде. Ул әлеге чарада катнашкан кешеләрне өч төркемгә бүлде.

«Олыраклары, ягъни студентлар кая баруын аңлый. Шул ук вакытта, әлеге яшьләр аларны җәлеп итә торган идеяләрне („Навальный өчен, урамга чык, азатлык“) түгел, үз идеяләрен алга сөрә. Алар, гомумән, „мин бу илнең гражданины, мине ишетүләрен телим. Мине алдыйлар, шуңа күрә мин барам һәм миңа дөрес юлны күрсәтегез“ дигән идеяләр күтәрә», - дип искәртте Охотникова.

Тагын бер төркем «хайп» артыннан куган. Алар социаль челтәрләрдә күренү өчен акциягә чыккан. Шулай да, эксперт сүзләренчә, алар чынлыкта нәрсә булганын аңлап та бетерми. Бу алар өчен кызык булган.

«Тагын бер категория бар – без аны үзебез булдырдык. Болары – „тегене эшләмә, монысы ярамый“ дип өлкәннәр бөтен нәрсәдә тыйган балалар. Аларга: «Тыныч кына утыр, әгәр сине анда күрсәм, нәрсә эшләтергә белермен», - дип әйттеләр. Алар акциягә чыгарга җыенмаган да иде – үч итеп бардылар. Яшүсмерләгә хас булганча, үч итеп», - диде психолог.

Әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100