news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы яшүсмерләренә һөнәрчелеккә өйрәнү мөмкинлеге арта

475 квадрат метрлы бина эчтән дә, тыштан да яңартылачак.

Чирмешән районы яшүсмерләренә һөнәрчелеккә өйрәнү мөмкинлеге арта
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Сентябрьдә Чирмешән районында «Яшьтәш» яшүсмерләр клубы ишекләрен ачарга планлаштыра. Биредә районның мәктәп укучыларын төрле кул эшләренә, һөнәрчелеккә өйрәтергә уйлыйлар.

Бинага капиталь ремонт ясала. Төзүчеләр демонтаж эшләренә керештеләр, инде төзелеш материаллары да кайта башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Районда яшүсмерләр клубы ачу тәкъдимен район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да хуплады. Үткән ел моның өчен уңайлы бина табып, проект ясау, финанс чыганакларын эзләү эшенә керештек. Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына кереп, гыйнвар башында бинага төзүчеләр килде. Капиталь ремонт чыгымнарын тулысынча республика финанслый», — ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Җәүдәт Мотыйгуллин.

475 квадрат метрлы бина эчтән дә, тыштан да яңартылачак. Аның түбәсен яңа профнастил белән ябып, диварны тышларга ниятлиләр. Булачак яшүсмерләр клубына җылытыла торган идәннәр ясыйлар, түшәм, стеналар шомара һәм матурлана, су, канализация, электр һәм җылы үткәргеч челтәрләре яңартыла.

Яшүсмерләр клубында, ремонттан соң, агач эшләре, тиредән төрле әйберләр ясау, чүлмәкчелек, керамика белән эшләү, робототехника түгәрәкләре, раритет техникаларны реставрацияләү мастерское, декоратив эшләнмәләр ясау, чигү һәм кием тегү дизайн-студиясе, Veb-дизайн студияләре дә булачак. Биредә буфет ачу да планлаштырыла. Шулай ук җиһазлар һәм эш кораллары сатып алуга да акча каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100