news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петебургта татар яшьләре клубы рәисе Рөстәм Хучашев вафат

«Питер буйлары» клубын оештыручыны соңгы юлга озату вакыты әлегә билгеле түгел.

Санкт-Петебургта татар яшьләре клубы рәисе Рөстәм Хучашев вафат
vk.com

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәрендәге татар яшьләре клубы җитәкчесе Рөстәм Хучашев вафат булган. Бу турыда бүген muslim-info.com сайты хәбәр итте.

Рөстәм Хучашев 1969 елның 27 октябрендә туган. Соңгы елларда Төньяк башкалада татар һәм башкорт кичәләрен актив оештыручыларның берсе булган. Ул «Питер буйлары» татар яшьләре клубын оештыруда ярдәм иткән.

Шушы көннәрдә Рөстәм Хучашев Санкт-Петербургның 15 хастаханәсендә дәваланган, ашказаны асты бизе авырткан. Аның хатыны һәм нәни балалары ятим калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot