news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакай районы ветераннар оешмасы яңа проектка нигез салды

Проектлар ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Азнакай  районы ветераннар оешмасы яңа проектка нигез салды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Азнакай районы һәм шәһәре ветераннар советы «Очрашулар» дигән яңа проектка нигез салды. Ул Туйкә авылы җирлегендә башланып китте. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Биредә кунакларны җырлап, ипи-тоз белән каршы алдылар. Авыл җирлеге Советы бинасында урнашкан туган як музее белән танышканнан соң, ветераннар Җиңү һәйкәленә чәчәкләр салды, аннан мәчеттә хәер-сәдаклар биреп, ил-көннәр тынычлыгын сорап, дога кылды. Шагыйрь Илдус Гыйләҗев истәлегенә ачылган такта янына да кызыл канәферләр салынды.

"Авылларда мондый очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар кирәк. Туйкәлеләр бик яхшы әзерләнгәннәр. Эшләре дә матур. Әле күптән түгел Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннар оешмалары арасында уздырылган республика конкурсында да лаеклы чыгыш ясап кайттылар. Проектыбызны башка авылларда да шулай матур гына дәвам итәргә уйлыйбыз", — диде район һәм шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов.

Очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Регина Закирова һәм ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин кыскача җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырып үттеләр. Аннан кунаклар белән аралаштырып, Туйкә ветераннары сәхнә тотты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100