Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа Чишмә суд приставлары 788 мең сум акча түләттерүгә ирешкән
2012 елда бүлек коммуналь хезмәтләр өчен 1 млн. сум күләмендәге бурычларны түләттерергә планлаштыра
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган елда Яңа Чишмә муниципаль районының суд приставлары хезмәте коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү буенча эшне активлаштырган. 2011 елда суд приставлары хезмәтендә коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү турында (1 миллион 37 мең сумлык) 43 башкару эше булган. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 30 башкару эше буенча 788 мең сум акча түләттерелгән.
2012 елда бүлек коммуналь хезмәтләр өчен 1 миллион сум күләмендәге бурычларны түләттерергә планлаштыра, дип хәбәр итә “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз