news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Горький тимер юлы узган ел ТР казнасын 651 млн сумга тулыландырган

Гомумән алганда, магистраль үзе хезмәт күрсәткән территорияләрдә 7 млрд сумнан артык салым түләгән

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 2011 елда Горький тимер юлы төбәк һәм җирле казналарга 7 млрд 783 млн сум акча күчергән. Магистральнең иң зур салым түләүләре -5 млрд 297 млн сум Түбән Новгород өлкәсе бюджетын тулылындыруга юнәлдерелгән. Татарстан икенче урында тора. Республика казнасына Горький тимер юлы 651 млн сумлык салымнар керткән. Өченче урында - Владимир өлкәсе. Төбәк территориясендә ГТЮ түләгән салымнар күләме 553 млн сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot